news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскиның Ислам мәгърифәтчелек үзәгендә «Ачык ишекләр көне» уза

Ульяновскиның Ислам мәгърифәтчелек үзәгендә «Ачык ишекләр көне» уза
Фото: tatar-congress.org

Бүген Ульяновскиның Иделаръягы районында урнашкан Ислам мәгърифәтчелек үзәгендә «Ачык ишекләр көне» уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәртәбәле кунаклар – өлкә губернаторы Алексей Русских, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев – мәгърифәтчелек үзәгенең эшчәнлеге белән танышты.Танылган милләттәшебез Рафаэль Назмутдинов җитәкчелегендә үзәктә татар теле һәм дин дәресләре түгәрәкләре, татар милли көрәше секциясе, балалар вокал түгәрәге, шахмат клубы эшли.

Биредә И. Ханнанов исемендәге Гостомель десанты геройлары батырлыгына багышланган музей эшләп килә. Татар өе музеенда һәм татар утарында «Ак калфак»лылар халкыбызның балага исем кушу, никах йола бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мөселман кардәшләребез өчен ифтар, Корбан, Мәүлид мәҗлесләре үткәрелә. Тиздән мөселман балалары өчен балалар бакчасы эшли башлаячак.

Өлкә башлыгы Алексей Русских та, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та үзәкнең эшен югары бәяләде. «Кайда гына барсам да, Ульяновск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезне үрнәк итеп куям», - дип билгеләп үтте Васил Шәйхразыев һәм Ислам мәгърифәтчелек үзәген тулы көченә эшләтүе өчен Рафаэль Назмутдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot