news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскиның Ислам мәдәният үзәгендә Мәүлид бәйрәме узган

Ульяновск шәһәренең Засвияжье районында урнашкан Ислам мәдәният үзәгендә Мәүлид бәйрәме уңаеннан мәҗлес үткән. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Мәүлид бәйрәме мөселман өммәте тарихында иң бөек көннәрнең берсе – иң яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең туган көне. Мәҗлестә мәхәллә аксакаллары, мөгаллимәләр, шәкертләр, юмарт малтабарлар һәм мөхтәрәм кунаклар - Засвияжье районы администрациясе башлыгы Ринат Садыйков, шәһәр Думасы депутаты Рамил Абитов, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин , «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов катнашкан.

Мәхәллә имам хатыйбы Хасиятулла хәзрәт Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормыш юлы турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов динебез үсешенә үзләреннән өлеш кертүче малтабарларга рәхмәт сүзләрен ирештерде. Коръән Кәримнән сүрә укып дога кылганнан соң, мөселман кардәшләребез хәләл ризыклардан авыз иттеләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot