news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскиның Иске Кызылсу авылында Сабан туе 29 июньдә була

Ульяновскиның Иске Кызылсу авылында Сабан туе 29 июньдә Алма бакчасында уздырылачак. Бу хакта Иске Майна район хакимияте башлыгы Лариса Чуваева хәбәр итте, дип яза Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы.

«Иске Кызылсу авылында киңәшмә үткәрдем, анда без милли бәйрәмне оештыруга бәйле барлык мәсьәләләрне дә җентекләп карадык. Шулай итеп, район Сабан туен 29 июньдә Алма бакчасында уздырабыз. Иске Майна районында соңгы тапкыр Сабантуй бәйрәме 2018 елда үткәрелгән. Бәйрәмне уздыру урынын авылның аксакаллары белән киңәшеп, күптәнге традицияне исәпкә алып билгеләдек. Барыгызны да милли бәйрәм мәйданында көтеп калабыз», – диде Чуваева.

Иске Кызылсу – Урайкино авыл җирлегенең административ үзәге. Иске Майнадан 30 километр ераклыкта, Кызылсу елгасы буенда урнашкан. Авылга 1680нче елларда Зөя өязенең йомышлы татарлары тарафыннан нигез салына. Хәзерге вакытта биредә 500дән артык кеше яши, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot