news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның Идел аръягы районы Ислам мәдәни-агарту үзәгендә татар яшьләре ифтары узды

Ульяновскиның Идел аръягы районы Ислам мәдәни-агарту үзәгендә татар яшьләре ифтары узды
Фото: https://tatar-congress.org

21 мартта Ульяновскиның Идел Аръягы районындагы Ислам мәдәни үзәгендә татар яшьләре ифтары узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр итәләр.

Өлкәнең беренче яшьләр ифтарына районның актив татар яшьләре, мәдәнияткә һәм иманга мәхәббәт белән берләшкән төрле һөнәр һәм эшчәнлек өлкәләре вәкилләре җыелган. Әлеге вакыйга яшьләрне берләштерүгә генә түгел, ә төрле буын вәкилләре арасында дуслык бәйләнешләрен ныгыту һәм мәдәни мирас алмашу символына әверелүен дә билгеләп үтәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты делегациясе, Алмаз Хәлиуллин һәм Энҗе Шиһабетдинова үзәк эшчәнлеге белән танышты. «Мәхәллә №1» җирле мөселман дини оешмасы әгъзалары һәм актив гражданнар инициативасы белән оешкан әлеге үзәк составына социаль һәм мәдәни әһәмияттәге төрле учреждениеләр керә.

Чарада күпьеллык хезмәтләре өчен оешма активистларын билгеләп үткәннәр. Шул исәптән Ульяновск өлкәсенең татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Руслан Фәезовны да, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100