news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскиның татар мәдәният үзәгендә «Социализм чыршысы»н ачтылар

Чыршына узган гасырның 50-80нчы елларында эшләнгән уенчыклар белән бизәгәннәр.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновскиның татар мәдәният үзәгендә «Социализм чыршысы»н ачу тантанасы узды.

Фойеда тирә-юньгә ямь өстәп, хуш исле ылыс исе таратып утыручы яшел чыршыны узган гасырның 50-80 елларында эшләнгән чыршы уенчыклары, Кыш бабай белән Кар кызы курчаклары һәм шул чорда басылып чыккан котлау открыткалары белән бизәгәннәр. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина белдергәнчә, гирляндаларны да балалар үз куллары белән ясаганнар. Мәдәни үзәккә төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар чыршы тирәли әйләнә-әйләнә якташлары Сәхаб Урайский иҗат иткән «Яшел чыршы» җырын башкарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot