news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Ульяновскиның Татар мәдәни үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм
Ульяновски шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә “Сәхнәдә бары ир-егетләр генә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Ульяновски, 1 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә җир йөзендәге иң газиз кешеләр - Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып үтте. “Сәхнәдә бары ир-егетләр генә” дип аталган ифрат та бай эчтәлекле концерт программасында үзешчән сәнгать осталары, җирле мохтәрият һәм милли оешмалар активистлары, мәдәният училищесында белем алучы татар егетләре катнаштылар.
Чардаклы районы Үрән авылы мәктәбенең яңа гына кабынган йолдызы Тимур Җамалетдинов очрашу кичәсен әниләргә багышланган моңлы җыры белән башлап җибәрде. Аннары студент егетләр Ана дигән бөек исемне горур йөртүче хатын-кызларыбыз белән вальс биеделәр. Гүзәл затларыбыз үзләренең бала-оныкларын тәрбияләү тәҗрибәсе белән дә бик теләп уртаклаштылар. Мәсәлән, шәһәребезнең танылган милләтпәрвәре Розалия Матросова бүген ике оныгын да татарча сөйләшергә өйрәтү белән мәшгуль икән. Тәүфыйклы дәвамнарым картлык көнемдә төп терәгемә әверелерләр дип өметләнәм, диде Розалия ханым. Ә “Искринка” балалар бакчасы мөдире Иркинә Сәйфетдинова эш урынында да, өендә дә нәниләргә тәрбия серләрен иңдерә алу мөмкинлегенә ия булуы белән үзен чиксез бәхетле саный. Ә мин әдәбият дәресләрендә укучыларыма татар хатын-кызларының сабыр, уңган һәм горур булулары, язмыш сынаулары аша узганда да Ана исеменә тап төшермәүләре хакында күбрәк сөйләргә тырышам, диде Чардаклы районы Үрән мәктәбенең ана теле укытучысы Әлфия Алимова. “Сембер” халык ансамбленең солисткасы Алсу Туктарова бәхетен үзенең гаиләсендә тапкан. Яраткан ирем һәм алма кебек ике балам иҗат тормышының сикәлтәле юлларыннан җиңел генә атларга ярдәм итәләр, диде ул. Ә “Хыял” балалар коллективы җитәкчесе Алсу Альметова кыска гына итеп, Ана булуга ни җитә, дип белдерде. Ул тамашачыга әнкәйләр турындагы җырын да бүләк итте.
Татарстанның Чүпрәле район мәдәният йорты хезмәткәре Рөстәм Низамовның чыгышы бәйрәм концертының төп бизәгенә әверелде дип әйтергә дә мөмкин. Ул Салават репертуарындагы җырларны гаҗәеп оста башкарып, милләттәшләребезнең көчле алкышларына лаек булды. Рөстәмне Сембер татар сәхнәсенең йолдызы Ринат Садыйков алмаштырды. Ринат та Салаватның әнкәйләргә багышланган моңлы җырларын искиткеч матур башкарды. Яшь, өметле җырчы Руслан Фәткулловның чыгышын да тамашачы җылы кабул итте. Ә шәһәребезнең мәшһүр гармунчысы Иршат Аббазов кабатланмас милли көйләре белән өлкән буын вәкилләренә еракта калган яшьлек елларына әйләнеп кайту мөмкинлеге тудырды. Бәйрәм кичәсенең ахырында студент егетләр татар хатын-кызларының заманча мода киемнәре белән таныштырып үттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot