Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновскиның Үрән авылы китапханәсенә халык артисты Габдулла Шамуков исеме биреләчәк
Өлкә Хөкүмәте, өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм динара мөнәсәбәтләр буенча идарәсе әлеге тәкъдимне хупладылар.
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Чардаклы районы Үрән авылында модельле китапханә ачарга һәм аңа СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты Габдулла Шамуков исемен бирергә ниятлиләр.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән Татарстан Республикасы Язучылар берлеге шундый инициатива белән чыкты. Өлкә Хөкүмәте, өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм динара мөнәсәбәтләр буенча идарәсе әлеге тәкъдимне хупладылар, дип яза «Өмет» газетасы.
- Шамуков Габдулла Рухулла улы 1909 елның 11 декабрендә Сембер губернасы Әсән авылында туа. 1930 елда Башкорт сәнгать техникумын тәмамлап, 1946 елга кадәр Башкорт академия театрында эшли, анда 50дән артык роль башкара.
- Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып хезмәт итә.
- Башкортстанның атказанган артисты (1943 ел), ТАССРның халык артисты (1950 ел), РСФСРның халык артисты (1957 ел), СССРның халык артисты (1980 ел) дигән мактаулы исемнәр иясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз