Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновскиның «Өмет» татар газетасы сайтына финанс ярдәм биреләчәк
Сайт һәм соцчелтәрләр белән эшләү өчен махсус белгеч җәлеп ителәчәк.
(Ульяновск, 7 декабрь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Ульяновск өлкәсе җитәкчелеге өлкәдә чыгып килүче «Өмет» татар газетасы сайтын эшләтү өчен финанс ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта бүген Ульяновскида узучы Бөтенроссия татар журналистлары форумында газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов хәбәр итте.
«Ульяновск өлкәсе губернаторы кушуы буенча, газетабызның сайтын ачып җибәрдек. Яңа елдан сайтны алып бару өлкә бюджетыннан финансланачак. Сайт һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтлар белән эшләү өчен штатка махсус кеше кабул ителәчәк», — диде баш мөхәррир.
Исхак Хәлимов «Өмет» газетасының 60 процент чыгымны, ягъни елына өч миллионнан артык сумны подписка һәм түләүле котлаулар каплап бара диде. 1600 мең сум чыгымны исә хөкүмәт каплап бара.
Галерея: Редакция "Эмет"
«Өмет» газетасы айга ике тапкыр 12 битле һәм бер тапкыр 16 битле булып чыга. Тираж 5100 данә. Редакция эшен өч кеше алып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз