news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның «Өмет» газетасында җанисәпкә багышланган сәхифә ачылды

Халык санын алганда татарларга үз милләтен күрсәтү турында мөрәҗәгать бастыру һәм листовкалар тарату да ниятләнә, ди Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.

Ульяновскиның «Өмет» газетасында җанисәпкә багышланган сәхифә ачылды
Рамил Гали

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ульяновск өлкәсендә чыга торган «Өмет» газетасында җанисәпкә багышлап ачылган яңа сәхифәдә татар булып язылуның әһәмиятен аңлаталар.

«Сәхифәдә гади авыл кешеләре һәм халык арасында популяр шәхесләр: „Ни өчен татар булып язылырга кирәк?“ — дигән сорауга җаваплары белән уртаклаша», — дип сөйләде Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, халык санын алганда татарларга үз милләтен күрсәтү турында мөрәҗәгать тә бастыру планлаштырыла.

«Узган ел март аенда татар булып язылу турында мөрәҗәгать бастырган идек. Быел да кабатларбыз. Листовкалар рәвешендә дә чыгарып, һәр гаиләгә таратачакбыз. Чөнки матбугат та, мәчет, мәктәпләр дә бергәләп эшләгәндә генә милләтебезнең санын киметмичә яшәячәкбез», — диде Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе.

«Өмет» газетасы КПССның Ульяновск өлкә комитеты, халык депутатларының өлкә Советы һәм «Туган тел» мәгърифәтчелек җәмгыятенең уртак карары нигезендә оештырыла. Беренче саны 1989 елның 30 декабрендә дөнья күргән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100