news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскиның “Итиль” исемле шифаханәсенең баш табибы Ислам Фатыйх улы Хәйретдиновка “Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелде

Ульяновскиның “Итиль” исемле шифаханәсенең баш табибы Ислам Фатыйх улы Хәйретдиновка “Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелде

(Ульяновски, 18 август, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә, Ульяновскиның “Итиль” исемле шифаханәсенең баш табибы Ислам Фатыйх улы Хәйретдиновка “Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме бирелде. Ислам Хәйретдиновның үзенең әйтүенчә, ул балачактан ук үзен ак халатлы табиб сыйфатында күрә, Доктор Айболит булып уйнарга ярата һәм шунлыктан әти-әнисеннән медицинага бәйле уенчыклар алуларын үтенә торган булган. Аны мәктәптә укыганда ук иптәшләре “духтыр” дип атап йөрткәннәр.

Сарытау медицина институты тәмамлаганнан соң, ул 10 ел буе Иске Кулаткы районының Үзәк хастаханәсендә хирург булып эшли, баш табиб урынбасары дәрәҗәсенә кадәр үсә. Ә өлкә үзәгенә кайткач, эндоскопия белгечлеген дә үзләштерә. 1986 елдан алып бүгенгә кадәр ул “Итиль” шифаханәсен җитәкли. Бүген “Итиль” тирә-якта шөһрәт казанган шифа йортларының берсе. Биредә ял итүчеләр арасында күрше Татарстаннан гына түгел, Урал, Оренбург, Мәскәү, Ерак Төньяклардан килүчеләр дә байтак. Моңа “Итиль”нең шәһәр эчендәге урман утравында – Идел буеның текә яры өстендә урнашуы да тәэсир итәдер. Мәсәлән, Киевның Ботаника бакчасы галимнәре мондагы һаваны Кисловодски курорты һавасына охшый, дигән нәтиҗә ясаганнар.

Һәм эш табигый шартларда гына түгел, ә монда эшләүчеләрнең уңганлыгы, тырышлыгы һәм дәваланучыга карата чын кешечә могамәләсендә дә. Монысы исә баш табибның чын оештыручы, югары абруйлы таләпчән җитәкче булуыннан да торадыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100