news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскиның Чынлы районында татарча Чыршы бәйрәме үткәрделәр

Чынлы татарлары йөзек салыш та уйнады.

Ульяновскиның Чынлы районында татарча Чыршы бәйрәме үткәрделәр
emet73.ru

(Казан, 29 декабрь,"Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Степная Репьевка авылында яшәүче татарлар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм әле яңа гына ачылган мәһабәт мәдәният йортында узды. Бу көнне сәхнәдән татар халык җырлары, шигырьләре яңгырады. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Төрле уеннарда чуваш, урыс милләте вәкилләре дә бик теләп катнаштылар. Әлфия Ханәфиева башкаруында Роберт Миннуллинның «Татарларым» поэмасыннан өзек күңел кылларын тибрәтте.

Чынлы татарлары лидеры Тәлгать Идиятуллов сыздырган гармун көенә чыршы тирәли әйләнеп, йөзек салыш та уйнадылар.

Кыш бабай белән Кар кызы тәмле конфетлар, мандариннар белән һәркемне сыйлады. Оста куллы апалар пешереп килгән татар халык ашлары белән соңыннан чәйләр эчеп, әңгәмәләр үткәрелде, киләчәккә планнар да төзелде.

Барлык килгән кунакларга, авыл башлыгына, мәдәният һәм китапханә мөдирләренә, бәйрәмдә катнашучыларга, аеруча да Резеда Ибятова, Рушания Файсханова һәм Гайнулловлар гаиләләренә зур рәхмәт сүзләре яңгырады.



news_right_1
news_right_2
news_bot