news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскидан Ләйсән Усманова Болгариядә «Син сазыңны уйнадың» җырын башкарды

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Ләйсән Усманова - Болгария сәхнәсендә» дигән язма чыкты.

Ульяновск шәһәрендә туып үскән Ләйсән Усманова «Голос Болгария 11 сезон» дип аталган телевизион конкурсында катнашты.

Ульяновскида милләт җанлы гаиләдә дөньяга килгән һәм бала вакыттан ук татар мәдәниятенә, сәнгатенә, милли җыр-моңнарбызга гашыйк булып үскән Ләйсән Усманова чит илдә - Болгариядә үткәрелгән «Голос Болгария 11 сезон» телевизион конкурсында катнашты. Ул мәртәбәле жюри игътибарына күпләргә яхшы таныш булган «Син сазыңны уйнадың» җырын тәкъдим итте.

mskrnews.ru хәбәр итүенчә, Ләйсән 1994 елда Ульяновскида туа. Алты яшендә вакытта ук инде әнисе Роза ханым аны балалар сәнгать мәктәбенә йөртә башлый. Анда ул бию һәм сольфеджио серләренә төшенә, фортепьяно дәресләренә йөри, шулай ук гитарада уйнарга өйрәнә.

Бүген аның иҗат юлы, тормышы вокал белән бәйле. Күпләргә ул «Сембер» татар ансамбле солисты һәм «Татар кызы» өлкә конкурсында җиңүче буларак та яхшы таныш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100