news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскидан Алсу Айзатуллинага Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды

Ульяновскидан Алсу Айзатуллинага Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды
Фото: tatar-congress.org

Россия хатын-кызлар берлегенең Ульяновск өлкәсе бүлеге рәисе Алсу Айзатуллина Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатына лаек булды. Дәүләт башлыгының бүләкләү турындагы күрсәтмәсе 7 сентябрьдә имзаланган. Алсу Айзатуллинаны әлеге уңышы белән өлкә губернаторы Алексей Русских котлады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Алсу Айзатуллинага Президент Рәхмәт хаты социаль әһәмияткә ия чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы, шулай ук гуманитар эшчәнлектәге хезмәтләре өчен бирелде.

«Алсу Фәрит кызын югары бүләге белән котлыйм. Ул җитәкләгән бүлек алып барган эш аерым рәхмәткә лаек. Сезнең махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү эшләрендә шәхси катнашуыгыз аеруча кадерле. Алгы сызыкка гуманитар йөкләр җыю һәм җибәрү, шулай ук Лутугино районында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча даими эшегезнең әһәмияте зур. Өлкә бүлегенең хәйрия башлангычларында традицион рәвештә актив катнашуы да сезнең җаваплылыгыгызны һәм битараф булмавыгызны күрсәтә. Күпьеллык хезмәтегез, туган ягыгызга ихлас мәхәббәтегез һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә әзер булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм», – диде Русских.

Дүрт ел дәвамында Россия хатын-кызлар берлегенең Ульяновск өлкәсе бүлеге Лутугино шәһәре халкына ярдәм күрсәтә.

Төбәк балаларына җылы киемнәр, уку һәм матур әдәбият, канцелярия кирәк-яраклары, Яңа ел һәм Пасха бүләкләре тапшырылды. Өлкә бүлеге әгъзалары Ульяновск өлкәсендә үткәрелә торган хәйрия акцияләрендә һәм чараларында да актив катнаша, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot