news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Зифа Кадырова белән очрашу була

Ульяновскида Зифа Кадырова белән очрашу була
Фото: © "Татар-информ"

27 февраль көнне Ульяновскида язучы, популяр китаплар авторы​ Зифа Кадырова белән очрашу була. Бу турыда «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Хөрмәтле әдәбият сөюче дусларыбыз! 27 февраль көнне сезне Яр Чаллы шәhәрендә яшәп иҗат итүче танылган язучы, популяр китаплар авторы ​ Зифа Кадырова белән очрашу кичәсенә чакырабыз. Анда яраткан язучы белән якыннан аралашу hәм аның китапларын сатып алу мөмкинлеге булачак», диелә бу хәбәрдә. ​ ​

Очрашу Ульяновск шәһәренең 17 нче милли китапханәсендә (Верхнеполевая урамы, 15А) узачак. Башлана - 13 сәгатьтә.​

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100