news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида яшәүче ир сөйгәненең Казандагы фатирыннан 370 мең сумлык алтын урлап чыккан

Ир-ат урлаган бөтен әйберләрне сатып җибәргән һәм ломбардка тапшырган.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Ульяновскида яшәүче ир-ат сөйгәненең Казандагы фатирыннан 370 мең сумлык алтын урлап чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Май башында «Япеев» полиция бүлегенә Казанда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул әле 2016 елның ноябрендә үк аның фатирыннан 370 мең сумлык зәркән бизәнү әйберләре югалуын әйткән.

Бу зыян күрүченең элеккеге сөяркәсе эшедер дип шикләнеп, полицейскийлар Ульяновскида яшәүче 43 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул үз гаебен тулысынча таныган. Ир-ат урлаган бөтен әйберләрне сатып җибәргән һәм ломбардка тапшырган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot