news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида яшәүче Акъәби мохтаҗларга ярдәм итә – "Өмет" газетасы

Ульяновскида үзенең мәрхәмәтле гамәлләре өчен зур хөрмәтка ия Кәүсәрия апа Мустафина Татарстанның Буа районындагы инвалидлар йортына да ярдәм итә.

(Ульяновск, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Өмет», Рузия Хәлимова) Ульяновскиның татарлар күпләп көн күргән төньяк өлешендә гомер итүче Ак әби – Кәүсәрия апа Мустафина турында шәһәрдә генә түгел, өлкәдә дә аның игелекле эш-гамәлләре хакында еш телгә алып сөйлиләр, олы  йөрәкле булуына чиксез сокланалар, ятимнәрне, картларны шатландыруы өчен рәхмәт сүзләре әйтәләр.

...Кәүсәрия апа зәмһәрир суык гыйнвар аенда Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында дөньяга аваз сала. Сугыштан соңгы авыр елларда, берсеннән-берсе кечкенә алты балаларын туендыру ниятендә, әтисе Фатыйх абый белән әнисе Өммелхаер апа Ульяновск шәһәренә килеп урнашалар. Кәүсәрия апа ата-анасының төп ярдәмчесе, таянычы булу белән беррәттән, мәктәптә дә тырышып укый. Аннары сәүдә техникумына керә. Мәскәү экономика институтында читтән торып белем алырга да мөмкинлек таба. Ут кебек янып торучы сылу кыз үзенең тиң ярына, сөйгән егетенә – Ханкәрәм Фәхретдиновка кияүгә чыга. Эчәчәк сулары тарткандыр инде, күрәсең, яшь гаилә, акча эшләү теләге белән, ерак Фрунзе шәһәренә юл тота. Гаиләне түгәрәкләп, тигез, матур тормышларына бәхет өстәп, бер-бер артлы ике балалары – Искәндәр белән Роза туалар. Пар канатлар булып чит җирдә егерме ел гомер кичерә алар.

Узган гасырның җитмешенче еллары ахырында туган якларыннан сөенечле хәбәр килеп төшә: Ульяновскиның Идел аръягы районында авиация промышленносте комплексы төзелә, шунда эшче куллар җитешми икән. Ханкәрәм абый, озак уйлап тормыйча, ашыга-кабалана җыена да, гаиләсен килеп алырга вәгъдә итеп, Сембергә кайтып китә. Эмма... ата кеше биргән антын оныта, кайтып ике ай да үтми, никахын бозып, ялгыз хатын белән гаилә корып җибәрә. Хыянәт ачысын күз яшьләре белән юа-юа Кәүсәрия апа ике баласын җитәкләп әти-әнисе янына кайта.

Илдә чыпчык үлми, җан биргәнгә, юнь бирер эле, дип юаталар аны якыннары. Уңган, тырыш, булдыклы, әрсез хатын бөтен гомерен, хезмәт елларын сәүдә өлкәсендә эшләүгә багышлый. Ике баласын тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастыра, газиз әти-әнисен кадерләп карый һәм аларныңбәхиллеген, хәер-фатыйхасын алып кала. Әнисе Өммелхаер апа дини яктан гаҗәеп дәрәҗәдә укымышлы кеше – Коръән-хафиз була. Атеизм, ягъни динсезлек, имансызлык хөкем сөргән чорда ул кача-поса диярлек, акрын-акрын гына Кәүсәрия апаны намаз укырга, ислам дине, шәригать кушканча яшәргә өйрәтә. Алты баламның берсе генә булса да дини гыйлем алса, бик сөенер идем, ди карчык.

Ананың теләге кабул була – Кәүсәрия апа 2009 елда Казанның данлыклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм шул ук елны аңа барча мөселманнар өчен дә изге саналган җирләргә аяк басарга насыйп итә. Хаҗ сәфәреннән тәмам пакьләнеп, күңеле чистарынып, нәкъ менә яңа туган сабый сыман кайткан   Кәүсәрия апа тормыш-көнкүрешен тамырдан үзгәртә, ягъни бүтәнчә яши башлый – Аллаһы Тәгалә биргән гомеренең калган өлешен игелекле вә изгелекле эш-гамәлләр кылуга багышларга ниятли. Бүген ул мәрхүм булган дин кардәшләребезне соңгы юлга озатуга бәйле йолаларны башкара. Бу эшне Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете мәхәлләсе белән берлектә алып бара. Чакырган бер генә кешене дә кире бормый, ислам дине йолаларына туры китереп, мәетне җир куенына тапшырырга әзерли.

Шәһәребездә һәм күрше төбәкләрдә олы йөрәкле, саф күңелле, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле Кәүсәрия апа аяк басмаган бер генә картлар һәм инвалидлар йорты да, ятим балалар приюты да калмагандыр инде, мөгаен. Ул үзенең хәләл малыннан – пенсия һәм сәдакадан җыелган акчасыннан өлеш чыгарып, мохтаҗларны, якыннарын зарыгып көткән сабыйларны шатландыра. Ульяновск районы Максимовка инвалид балалар йортында тәрбияләнүче нарасыйлар янына һәр бәйрәм саен ашкынып бара. Сабыйлар аны: «Наша мама приехала!» – дип сөенеп каршы алалар һәм чиратлап җылы кочагына сыеналар, рәхмәт укый-укый күчтәнәчләре белән сыйланалар.

Киң күңелле, юмарт Кәүсәрия апа шулай ук Татарстанның Буа районында урнашкан инвалидлар йорты белән дә тыгыз элемтәдә тора. Анда тәрбияләнүче әби-бабайларның хәлләрен белешә, күңелләрен күрергә тырыша. Эле күптән түгел генә, изге Рамазан аенда ярдәмчеләре белән бергә барып, ифтар мәҗлесе үткәргәннәр. Якыннары тарафыннан кыерсытылган, ягъни ташланган картларның күңелләрен аз гына булса да җылытырга омтыла ул.

«Барган саен яна йөзләр күреп йөрәгем әрни, җаным сызлана. Әле бу юлы да бөтен көчен, тырышлыгын куеп, алты бала тәрбияләп үстергән мөселман кардәшебезне очратып бик нык борчылдым. Гомер иткән карчыгы үлгәч, мәрхәмәтсез, таш бәгырьле балалары аны монда, картлар йортына китергәннәр, – ди Кәүсәрия апа, көрсенеп. – Язмыш сынауларына дучар ителгән дин-кардәшләребез рәхмәт укый-укый күз яшьләре белән озатып калалар. Ярый әле сез бар, онытмыйсыз, хәлебезне беләсез, диләр».

Ак әбинең сугыш барган җирдән – Донбасс якларыннан күчеп кайтучы качакларның авыру йоктырулары турында ишетүгә үк, кирәкле даруларны юнәтеп, илтеп тапшыруы турында да билгеле.

Кәүсәрия апа шәһәребезнең төньяк өлешендә яшәүче ялгыз карчыкларның, өйләрендә ятучы һәм ярдәмгә мохтаҗ инвалидларның адресларын барлаган, хәзер аларның һәркайсына мөмкин булган кадәр булыша. Әле күптән түгел генә сукырая башлаган Нурания апаның күзенә түләүле операция ясатырга ярдәм иткән. Ул берсенә памперс алып илтә, икенчесенә кайнар ризык ашата, өченчесен мунча кертеп чыгара... Чынлап та, мәрхәмәтлелекнең чиге юк икән: картлар йортында үлеп киткән Клара апаны машина белән үз өенә алып кайтып, динебез йолалары буенча соңгы юлга озаткан, аннары каберенә таш куйдырткан һәм ясин мәҗлесләрен уздырган.

Шуның кадәр игелекле гамәлләр кылырга, изгелек эшләргә кайдан көч һәм мал табасыз соң, дип гаҗәпләнеп соравыма, Кәүсәрия апа Коръән-Кәрим сүзләре белән җавап кайтарды.

«Ихлас йөрәктән чыккан кайнар рәхмәт сүзләре адәм баласын 70 төрле бәла-казадан, афәттән коткара, диелгән изге китабыбызда. Ә инде малга килгәндә, олы йөрәкле, юмарт, иманлы ярдәмчеләрем – Тәлгать, Иршат, Эльза, Зилә бар бит. Игелекле эшләре өчен Аллаһы Тәгаләнең мең рәхмәте яусын аларга», – ди Ак әби.

35 ел үткәннән соң кире әйләнеп кайткан һәм ярдәмгә мохтаҗ булган ире Ханкәрәм абыйны да кичергән, гафу иткән Кәүсәрия апа һәм өенең түреннән җылы урын биргән. Балаларымның әтиләре бит ул, мин кадерләп карамасам, кем карар соң аны, ди олы йөрәкле ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100