news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида яшәүче Субханкуловлар гаиләсе Бөтенроссия конкурсында җиңде

Ульяновскида яшәүче Субханкуловлар гаиләсе Бөтенроссия конкурсында җиңде
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Субханкуловлар Бөтенроссия конкурсында җиңде» дигән язма чыкты.

Радищево районыннан Субханкуловлар гаиләсе «Бөтен гаилә белән» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсында җиңү бәхетенә иреште.

Ульяновск өлкәсендә яшәүче 18 гаилә «Бөтен гаилә белән» («Всей семьей») проектының беренче этабы нәтиҗәләре буенча призер итеп танылды. Әлеге проект Президент Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Гаилә елы кысаларында тормышка ашырыла.

Җиңүчеләрне Губернатор Алексей Русских котлады. Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсеннән алты меңгә якын гаилә «Бөтен гаилә белән» Бөтенроссия конкурсында катнаша, шуларның 18е беренче этап нәтиҗәләре буенча җиңүче итеп билгеләнде, диде ул. Ил күләмендә үткәрелгән мәртәбәле бәйгедә җиңүчеләр арасында Радищево районыннан Субханкуловлар гаиләсе дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot