news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида яшәүче Кузахметовлар гаиләсе балык үрчетү белән шөгыльләнә

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында «Кузахметовлар гаиләсенең форель хуҗалыгы» дигән язма чыкты.

Биш ел элек Венера Кузахметова җитәкчелек иткән хуҗалык балыкчылык тармагын үстерү максатында «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына булышлык күрсәтү» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» гранты рәвешендә дәүләттән ярдәм ала.

Хәзер Кузахметовлар гаиләсенең форель балыгы үрчетү хуҗалыгы үсеш юлыннан бара. Быел өстәмә рәвештә тагын 2 бассейн төзеп куйганнар. Хуҗалыкта барлыгы 26 бассейн исәпләнә, аларда суның гомуми күләме 4000 тонна тәшкил итә.

2024 елның беренче яртыеллыгында әлеге хуҗалык 139 тонна товарлы балык җитештергән.

Хуҗалык Павловка районының искиткеч матур табигать кочагында урнашкан. Кузахметовлар гаиләсе балык үрчетү белән беррәттән, агротуризмны актив рәвештә үстерү белән дә шөгыльләнә. Хуҗалык территориясендә беседкалар, ял итү өчен йортлар һәм мунча салып куйганнар. Балык тотарга яратучылар өчен форель балыклары йөзеп йөри торган буа бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot