Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида яңа губернатор
Ульяновскида яңа губернатор
(Ульяновски, 28 декабрь, “Татар-информ”, Айрат Ибраһимов). Бу көннәрдә узган Ульяновски өлкәсе башлыгын сайлауда Димитровград (Мәләкәс) шәһәренең элекке башлыгы (мэры) Сергей Морозов сайлаучыларның 52,7 процент тавышын җыеп, җиңеп чыкты.
Ләкин бу җиңү уңаеннан ул да, аның тарафдарлары да әллә ни шатлана алмый. Чөнки С.Морозов өчен өлкәдә булган 1091000 кешенең сайлау хокукына ия нибары 223 меңе генә тавыш биргән. Калганнарының күбесе сайлауда катнашуны кирәк дип тапмаган – анда барлыгы 38,2 процент кына сайлаучы катнашты. Аларның да 25,56 проценты “барысына да каршылар” дигән “кандидатны” яклап чыкты.
Моның сәбәбе - сайлау алды кампаниясенең гади халыкка аңлашылмаган ысулларында. Дөресрәге, гаделсезлекләрнең күзгә бәрелеп торуында. Сайлауга 6 көн кала, икенче турга чыккан икенче кандидат Сергей Герасимов кандидатлар исемлегеннән суд карары нигезендә чыгарылды. Өлкәнең сөт комбинатларын үз кулында тоткан бу малтабар кибетләрдә сатылучы сөтнең бәясен төшерде. Ә аның көндәше Сергей Морозов мондый гамәлне, сайлаучыларны сатып алу (подкуп избирателей) дип, судка биргән иде. Шулай итеп икенче кандидат сыйфатында, беренче турда 14 процент тавыш җыеп, өченче урын яулаган Маргарита Баржанова теркәлде. Икенче турда аңа сайлаучыларның 20,4 проценты тавыш биргән.
Ничек кенә булмасын, рәсми рәвештә хәзер губернатор канәфиенә Сергей Морозов хуҗа. Өлкәдә яшәүче татарларның күпчелеге мондый нәтиҗә белән канәгать кебек.
Морозовның җиңүендә татар факторы зур роль уйнагандыр, дигән фараз да бар халык арасында. Әйтик, татарлар күпләп яшәгән районнарда сайлауга килүчеләр саны да, аңа тавыш бирүчеләрнең күпчелектә булуы да – шуңа дәлил.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз