news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида узачак Федераль Сабантуйның көне билгеле

Ульяновскида Бөтенроссия татар мәдәнияте бәйрәме 2022 елның 18 июнендә узачак.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Ульяновскида Федераль Сабантуй 2022 елның 18 июнендә узачак.

Бүген, 14 сентябрьдә, Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәт йортында 2022 елда XXI Федераль Сабантуйга әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды.

Җыелышта Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских һәм Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза. 

Очрашу барышында милли татар бәйрәменә әзерләнүнең төп мәсьәләләре һәм аларны финанс ягыннан тәэмин итү тикшерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100