news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида «Үрнәк татар гаиләсе» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Ульяновскида «Үрнәк татар гаиләсе» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
https://t.me/emet73

Ульяновскиның Татар мәдәният​ үзәгендә җиденче тапкыр уза торган ​ «Үрнәк татар гаиләсе-2022» конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә 40-60 ел​ бергә иңне-иңгә куеп, дус-тату гомер кичергән, тәртипле, уңган-булган балалар тәрбияләп үстергән​ дүрт татар гаиләсе катнашты, дип хәбәр итте «Өмет» газетасы телеграм-каналда.

Юбиляр гаиләләрне өлкә татар милли-мәдәни​ автономиясе рәисе Рамис Сафин, Бөтенроссия «Гаилә фонды» җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, фондның җирле бүлекчәсе рәисе Гөлфирә Алиякберова, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, «Өмет» газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова тәбрикләде.

Бәйгедә җиңеп чыккан һәр юбиляр гаилә​ өлкә​ татар милли-мәдәни автономиясенең «Үрнәк татар гаиләсе алтын китабы» җыентыгына кертелде. «Картаямыни соң йөрәк» номинациясендә Каюм белән Асия Абушаевлар, «Ярты гасыр без бергә» номинациясендә Дамир белән Румия Әхмәтовлар, 50 ел «Бәхетле без бергә» номинациясендә Шәүкәр белән Венера Мубиновлар, «Бездән әле яшьлек узмаган» номинациясендә Борһан белән Роза Даутовлар җиңүче дип танылды, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100