news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида ундүрт бала атасы Марсель Абликеев: Яхшы әти булу – җаваплы миссия

Ульяновскида ундүрт бала атасы Марсель Абликеев: Яхшы әти булу – җаваплы миссия
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Ундүрт бала атасы» дигән язма чыкты.

Ульяновскида «Ел әтисе» өлкә конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Бәйгедә җиңүчеләр арасында Иске Кулаткы районыннан ундүрт бала атасы Марсель Абликеев та бар иде.

Бәхетле гаилә булып яшәү өчен ничә бала кирәк соң? Марсель Абликеев һәм аның хәләл җефете, ундүрттән ким булмаска тиеш, дигән карарга килә. Хәзер күп балалы ата газиз балаларының исемнәрен горурлык һәм канәгатьлек хисе белән санап үтә - Аня, Ольга, Эльмира, Тимур, Алина, Артур, Марат, Иван, Лена, Слава, Диана, Артем, Аиша һәм Фатыйма. Җидесе үзләренеке һәм тагын җидесе балалар йортыннан тәрбиягә алган сабыйлар. Әтиләре аларны барысын да бертигез дәрәҗәдә якын күрә, ярата, һәркайсына карата гаделлек күрсәтә.

«Без хатыным белән күптәннән инде детдомнан балалар алырга хыяллана идек. Үзебезнекеләр үсеп беткәч, шушы адымга барырга тәвәккәлләдек. Дөресен әйткәндә, ул-кызларыбызны стандарт саналган, совет заманында кулланылган кагыйдәләр буенча тәрбиялибез. Кечеләрне кыерсытмаска, күңелләрен калдырмаска, өлкәннәрне якларга, олыларны хөрмәт итәргә һәм, әлбәттә инде, хезмәткә, эшкә өйрәтәбез. Бушлай сыр тычкан тәбесендә генә икәнен алар кече яшьтән аңлап, белеп үсәләр», - ди Марсель Абликеев.

Ишле гаилә – ул тулы касә генә түгел, ә көндәлек авыр хезмәт. Ата кеше – эшләп тапканын өйгә алып кайтучы, якыннарын яклаучы, тәрбияче һәм балалары, аеруча да уллары өчен үрнәк.

«Әтиебез бик тә көчле кеше. Бөтен нәрсәне дә тигез бүлә, нидер аңлатырга теләсә, беркайчан да тавыш күтәрми, кычкырмый. Нәрсә турында булса әйтергә җыенса, башта тирәнтен уйлый, тәфсилләп сөйли. Минем әтием кебек буласым, аңа охшыйсым килә»,- ди Марат Абликеев.

Яхшы әти булу – һәрбер ир-атка йөкләнгән җаваплы миссия. Менә шушы миссияне җиренә җиткереп, намусым кушканча үтәү өчен бөтен тырышлыгымны һәм көчемне куям, ди ишле гаилә башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100