news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре тәмамланды

Биш көн дәвамында төбәктә ТР ның әйдәп баручы коллективлары һәм оешмалары катнашында чаралар узды

  (Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). В Ульяновскида Ленин мемориалының Зур концерт залында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре уңышлы тәмамланды. Биш көн дәвамында төбәктә ТРның Дәүләт халык уен кораллары оркестры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Буа драма театры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һ.б. кебек әйдәп баручы иҗат коллективлары һәм оешмалары катнашында чаралар узды.

Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре чараларында берничә мең тамашачы булды.

Ульяновск өлкәсендә Татарстан Мәдәнияте көннәрен тантаналы ябу кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты узды. Бәйрәм чарасына килүчеләр татар һәм рус телендә халык җырларын тыңлап һәм халык биюләрен карап кинәнде. Концерт алдыннан Татарстан Республикасы декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсен дә карарга мөмкин иде.

“Ульяновск өлкәсе хезмәттәшләребез белән бергә оештырган Мәдәният көннәренә ихтыяҗ бар һәм халык өчен кызыклы чара. Проектның халык күңеленә хуш килүенә шатбыз”, - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтҗанова ябылу тантанасында. Ульяновск өлкәсе сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Татьяна Ившина ТР Мәдәният министрлыгына хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитовка Рәхмәт хаты тапшырыды, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100