news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм тантанасы бара

Бу минутларда Ульяновск шәһәренең мең кешелек «Губернаторский» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы көненә багышланган зур бәйрәм тантанасы бара. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Анда өлкәнең иҗтимагый тормышында активлык курсәткән ханымнарга Бөтенроссия «Союз женщин России» оешмасының мактау грамоталары тапшырылды. Алар арасында «Өмет» газетасы редакторы урынбасары Рүзия Хәлимова һәм Татар мәдәният узәге җитәкчесе Рамилә Сафина бар.

Бәйрәм кунагы Татарстанның атказанган артисты, Россиянең Үзәк милли гвардия оркестры җырчысы Альберт Җәлилов татар, рус һәм итальян телендәге җырларын бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot