news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Татарстан һәм өлкә сәнгать осталары концерты булды

«Сабантуй безне шатландыра һәм берләштерә», - диде Васил Шәйхразиев.

Ульяновскида Татарстан һәм өлкә сәнгать осталары концерты булды
Зилә Мөбәрәкшина

Бүген Ульяновскида XXII Федераль Сабантуе уңаеннан кунакларга Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать осталары концерты тәкъдим ителде. Шулай ук Татарстан Республикасы осталарының халык-сәнгать һөнәрләре күргәзмәсе оештырылган иде.

Кунакларга сәламләү сүзе белән Ульяновск өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Евгений Лазарев мөрәҗәгать итте.

«Сабантуй бәйрәме киләчәктә дә дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр», - дип билгеләп үтте ул.

Концерт Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм «Волга» дәүләт ансамбленең төрле халыклар биюләрен берләштергән номер белән башланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. Ул Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русскихка, шәһәр җитәкчелеге, халыкка рәхмәт белдерде.

«Федераль Сабантуйны оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Сабантуй планета буйлап атлый, дибез. Сабантуй безне шатландыра һәм берләштерә», - диде ул.

Концерт программасы иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Биредә халык җырлары яңгырады, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган чыгышлар булды, шулай ук заманча мәдәният эшлеклеләренең иҗаты тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100