news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида «Татар утары» Ислам мәдәни агарту үзәген ачарга әзерләнәләр

Ульяновскида Яңа шәһәрдә «Татар утары» - Ислам мәдәни агарту үзәген тантаналы рәвештә ачуга әзерләнәләр. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

Яңа шәһәрнең 1 нче мәхәлләсендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Фәрхад Латыйпов һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин булып киткән.

«Алар мәхәллә йортында Татар утары - Ислам мәдәни агарту үзәген тантаналы рәвештә ачуга әзерләнү эшләренең барышы белән танышты. Тантанада Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчеләренең катнашуы көтелә. Мәхәлләбез активистлары бөтен көчен куеп шушы тарихи вакыйгага әзерләнә», – ди мәхәллә рәисе Рафаэль хаҗи Назмутдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100