Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида Татар теле һәм мәдәнияте көне узды
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узды. Милли бәйрәм Ленин районы хакимияте һәм җирле татар автономиясе тырышлыгы белән оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган күркәм чара мәдәният үзәгенең бәйрәмчә бизәлгән фойесында ук башланып китте. Тантана кунаклары Ленин районының балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерләгән милли төсмерләргә бай күргәзмәләр белән танышты һәм мастер-классларда – остаханәләрдә катнашты. Бәйрәмнән беркем дә буш кул белән китмәде.
Бәйрәмнең рәсми өлешен Иркинә Сәйфетдинова җитәкләгән 20нче «Искринка» балалар бакчасы нәниләре ачып җибәрде. Аларның төрле милләт җыр-биюләрен оста башкаруы Россия халыклары бердәмлеге елының символына әверелде.
Аннары район автономиясе рәисе Котдус Мөхәммәтшин Ленин районы татарларының уңышлары турында горурланып сөйләде һәм чараны оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
«Илебез Президенты Владимир Путин, Россия халыклары бердәмлеге елы 31 декабрьдә тәмамланырга тиеш түгел, дип белдерде. Бүген безгә сабыйлар төрле милләт вәкилләренең үзара аңлашып, ярдәмләшеп, дус-тату яшәвен күрсәтте. Ана телен саклап калуга, халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлдерелгән эшебезне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез», - диде Котдус Хәйдәр улы.
Ульяновск өлкә Закон чыгару Җыелышының дәүләт корылышы, җирле үзидарә, гражданлык җәмгыяте үсеше, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Алексей Кошаев махсус операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче барлык милләт вәкилләренең алгы сызыкта батырлык үрнәкләре күрсәтүе турында сокланып сөйләде. Ул Ленин районы татар автономиясе активистларына – Назыйм Миңнебаев, Лилия Бәхтиева белән Ринат Шәрәповка өлкә парламентының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ә Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина татарларның бердәм, һәр эштә алдынгылар сафында булуына, төрле милләт һәм дин вәкилләре белән уртак тел табып яшәвенә соклануын белдерде. Ул күп балалы татар гаиләсен истәлекле бүләк белән шатландырды. Бар яктан да үрнәк булырлык Ләйсән һәм Марс Низаметдиновлар алты балаларын – Алия, Ильяс, Ибраһим, Исмаил, Асия белән Абдулланы милли һәм дини йолаларга туры китереп тәрбияли.
Шәһәр Думасы депутаты Александр Бочкарев махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Руслан Җәббаровка истәлекле бүләк тапшырды. Ә Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Саддам Гусейнов балаларга татар телен өйрәтү өчен тиешле шартлар тудырган мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләрен Рәхмәт хатлары белән сөендерде.
Милли бәйрәмгә 57 ел буе иңне-иңгә куеп, уртак максат белән гомер итүче бәхетле парлар – Нәкыя һәм Максут Баһаветдиновлар, алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлинә һәм Натфулла Фәтхулловлар да чакырулы иде. Алар гомер буе Ульяновск шәһәрендә намуслы хезмәт итеп, Хөкүмәт бүләкләренә лаек булган. Ульяновск өлкәсенең ЗАГС агентлыгы хезмәткәре Ольга Мельник һәм «Сәдака» хәйрия фонды җитәкчесе Руслан Хаймурзин үрнәк парларга бүләкләр тапшырды.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин ел саен зурдан кубып милли бәйрәм оештырганы өчен Котдус Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде һәм федераль татар автономиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләде.
«Өмет» газетасының җаваплы секретарее Рузия Хәлимова җирле татар автономиясе рәисе Котдус Мөхәммәтшинның озак еллар редакция белән хезмәттәшлек итүе һәм сугыш каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертүе турында сөйләде.
«Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган татар сугышчылары турында мәгълүматлар газетабыз битләрендә еш басыла. Котдус Хәйдәр улының тырышлыгы белән әлеге геройларның исемнәре өлкәнең «Хәтер китабы»нда урын ала», – диде танылган журналист.
Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары милләттәшләребезгә моңлы җырларын һәм дәртле биюләрен бүләк итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз