news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды

Ульяновскида татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды
Фото: "Өмет" газетасы телеграм-каналы

Ульяновск шәһәренең 64 нче мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды. «Каләм белән җиңдек дошманны» исеме астында узучы семинар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Чарада Татарстанның Буа, Чүпрәле, Апас, Тәтеш районнарыннан, өлкә мәктәпләреннән илледән артык педагог катнашкан. Мәктәп фойесында күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылган.

Төбәкара чараны өлкә мәгарифне үстерү институты баш белгече Әлфия Абутдинова ачып җибәрә һөм мөгаллимәләр Венера Шагвалиева белән Венера Мортазинага өлкә мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшыра.

Егерме сигездән артык милләт баласы белем алучы 64 нче мәктәп директоры Лилия Мустафина башкарылган эшләре, уңышлары турында мәгълүмат бирде. Өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ана теле сагында торучыларны сәламләде һәм дәресләргә күбрәк балаларны җәлеп итүдә бергәләп эшләргә кирәклегенә басым ясады.

Рәсми мәгълүматларга караганда, барлыгы 99 татар язучысы кулларына корал белән бергә каләм тотып сугыша. Семинарның икенче өлешендә ана теле укытучылары фронтовик язучыларның гомер һәм иҗат юлы турында ачык дәрес үткәрделәр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100