news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе узган

Ульяновскида татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе узган
Фото: «Өмет» газетасының телеграм-каналыннан

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашында август киңәшмәсе уза. Бу хакта Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Ана телләренең бүгенге хәле һәм киләчәк язмышы турында сөйләшүгә багышланган очрашуда шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә, балалар бакчаларында татар теле буенча белем бирүче сигез дистәгә якын педагог катнаша. Казаннан тел белгечләре, дәреслек авторлары да чакырулы.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәгариф үсеше институты җитәкчелеге әлеге чараны мавыктыргыч һәм бай эчтәлекле итеп оештырган. Киңәшмә башланыр алдыннан үзәк фойесында күргәзмәләр, мастер класслар эшләде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot