news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида татар театры премьерасы аншлаг белән узды

7 ноябрьдә Ульяновск татар мәдәният үзәгендә Бари Тарханов исемендәге татар халык театры драматург Данил Салиховның «Кызлар кыпкыны» комедиясен тамашачылар хөкеменә тәкъдим итте.

Пьесаның сюжеты танышу бюросы оештырган хәйләкәр хатын-кызлар тирәсендә корыла. Спектакльдә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр темасын күтәрелә, гаилә тормышында еш очрый торган проблемаларны үзенчәлекле, ачык комик образлар аша көлкегә салына.

«Премьера тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты. Зал тулы иде. Тамашага килергә теләүчеләрнең байтагы билетлар җитмәү сәбәпле спектакльне карый алмыйча кире борылып китәргә мәҗбүр булды. Бу хәл татар театрына һәм милли сәнгатькә булган ихтыяҗның зур булуын тагын бер кат раслады», диелә хәбәрдә.

Татар мәдәният үзәгендә иҗади очрашулар дәвам итә. 22 ноябрьдә биредә танылган татар композиторы Сара апа Садыйкова иҗатына багышланган зур концерт узачак. Тамашачыларга композиторның күңелләргә үтеп кергән моңлы җырлары тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot