Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида татар театрларының Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале башланды
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар театрларының танылган драматург Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале башланды. Үзешчән артистлар ике ай эчендә барлыгы унбер спектакль тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Өмет» газетасы сайтында хәбәр ителә.
Мәдәният үзәге сәхнәсендә Ульяновск өлкәсендә эшләп килүче дүрт сәнгать коллективы белән беррәттән Татарстанның Буа, Апас, Менделеевск һәм Яшел Үзән районнары театр артистлары да чыгыш ясаячак. Сәхнә осталары репертуарны күптөрле итеп сайлаганнар. Спектакльләр арасында драма да, комедия дә, музыкаль, җыр-биюле тамаша да, хәтта заманча мюзикл да бар.
Традицион фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина сәламләде.
«Татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылган театрлар фестивале башка автономияләр, мәдәни үзәкләр өчен үрнәк булып тора. Бу – бик тә уңышлы, төрле буын тамашачыны үзенә җәлеп итүче уникаль проект»,- диде ул һәм әлеге проектны гамәлгә куеп, уңышлы гына әйдәп баручы иҗади гаиләне – Рамис һәм Рамилә Сафиннарны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ел саен Казанда үткәрелгән «Идел-йорт» төбәкара татар театрлары бәйгесеннән дәрәҗәле урын алып кайтучы «Нур» татар халык театры артистларына соклануын белдерде. Ул әлеге иҗат коллективына һәрчак ярдәм итеп, канатландырып торуы өчен шәһәрнең үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Людмила Хохловага Россия татарлары федераль милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Быел төбәкара фестиваль Татар мәдәният үзәгенең ТАССРның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге үзешчән театр коллективы (режиссеры – Венера Хусаинова) чыгышы белән башланып китте. Алар тәүге тапкыр «Аҗдаһаның өйләнүе» дип исемләнгән мюзикл тәкъдим итте.
Ә «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» татар халык театры (режиссеры – Җәмилә Мифтахова) драматург Фоат Садриевның «Җәмиләнең җенләнүе» дип аталган комедиясен күрсәтте.
Фестиваль кысаларында мәдәният үзәге сәхнәсендә Татарстанның Апас районы Урта Балтай авылының «Мирас» театр коллективы да чыгыш ясарга өлгерде. Алар мәшһүр драматург Туфан Миңнуллинның «Алты кызга – бер кияү» спектаклен күрсәттеләр. Ә Апас район мәдәният йорты карамагында эшләп килүче халык театры драматург Әмир Камалиевның «Борын-борын заманда» музыкаль комедиясен тамашачыга тәкъдим итте.
Театр сөючеләрне алда тагын берничә тамаша көтә. Татар театрлары фестивале 27 мартка кадәр дәвам итә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз