news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Татар мәдәнияте үзәгендә «Әпипә» өлкә фестиваль-конкурсы булды

Ульяновскида Татар мәдәнияте үзәгендә «Әпипә» өлкә фестиваль-конкурсы булды
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Балалар татарча өздереп биеделәр» дигән язмасы чыкты.

Ульяновскиның Татар мәдәнияте үзәгендә «Әпипә» дип исемләнгән өлкә фестиваль-конкурсы гөрләп үтте. Хәзер инде традициягә кергән бәйгедә утызга якын бию коллективы һәм аерым биючеләр катнашты.

Мәдәният үзәге сәхнәсе ике сәгать дәвамында татар халкының дәртле биюләреннән бер генә минутка да тынып тормады. Конкурсантлар үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтеп, милли мәдәниятебезнең гаҗәеп дәрәҗәдә бай булуын тагын бер тапкыр исбатладылар.

«Узган бәйгеләр белән чагыштырганда, быел биючеләрнең күпкә шомарулары сизелә. Сәхнә түренә күтәрелгән сәләтле балаларның искиткеч матур милли киемнәрдән булуларына бик тә сөендек. Мөмкинлектән файдаланып, әлеге конкурсны оештыруда ярдәм итүләре, балаларны безгә юллаулары өчен Димитровград, Ульяновск шәһәрләре, Карсун, Иске Кулаткы, Новоспасское, Сенгилей, Чардаклы, Ульяновск районнары татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләренә рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Бергәләп, бердәм булып эшләсәк кенә милли мәдәниятебезне үстерү юнәлешендә уңай нәтиҗәләргә ирешербез», - диде фестиваль-конкурсны оештыручы – Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина.

Татар биюен башкару өчен телне белү мөһим түгел. Биючеләр һәм бию коллективларының сәнгать җитәкчеләре арасында төрле милләт вәкилләре булуы моңа дәлил булып тора.

Бәйгедә бию осталыгына ия малайлар һәм кызлар катнашты. Алар бию аша татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли үзенчәлекләрен, әкият геройларын оста күрсәттеләр. Конкурсантлар сәхнәдә «ут чыгарып» токмач та кистеләр, гармунчы татар егете дә булдылар, Су анасын да сурәтләделәр, самавыр да кайнаттылар. Сылу кызлар хәтта чәкчәк тә пешерделәр. Талантлы балалар һәм аларның җитәкчеләренең бәйгегә бик нык әзерләнеп килүләре сизелде.

Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игътибар белән күзәтте һәм гадел бәя бирергә тырышты. Алар бәйгегә нәтиҗә чыгарган арада сәхнә буш тормады. Шәһәребезнең танылган хореографлары балаларга бию үрнәкләрен күрсәттеләр. Ярты сәгать эчендә алар күп нәрсәгә өйрәнгәндер, мөгаен. Шундый остазлар булганда, мин дә биергә өйрәнә алам, дип тыпырдап куйдылар актив тамашачылар.

Ниһаять, конкурсның нәтиҗәләрен игълан итү мизгеле дә килеп җитте. Җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнә түрендә урын алды. Гран-при иясе – Сенгилей районыннан Валерия Макарова Ульяновск өлкәсендә татар биюләрен иң оста башкаручы итеп танылды. Сенгилей районыннан «Радуга» халык бию ансамбле белән «Лики радости» бию төркеменә, Димитровград шәһәреннән «Юность» халык бию ансамбле белән Денис Стаськовскийга, «Идел» халык бию ансамбле белән Чардаклы районыннан Гүзәл Якуповага дәрәҗәле беренче урын бирелде. Ульяновскидан «Идел» халык бию ансамбле, «Фаворит» халык бию төркеме, «Милана» бию коллективы, Новоспасское районыннан Аделина Әминова белән Чардаклы районыннан Валерия Мөһәммәдьярова икенче урынны үзара бүлештеләр.

Жюри өченче урынга лаек булучылар исемлеген дә игълан итте. Менә алар – Чардаклы районыннан Вероника Кочилова, Новоспасское районыннан Арина Әбсәләмова, Ульяновск шәһәреннән «Акцент» бию ансамбле.

Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина һәм жюри әгъзалары җиңүчеләргә дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100