news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Татар мәдәнияте үзәгендә ачык ишекләр көне була

30 августта 11 сәгатьтә Ульяновск шәһәре Татар мәдәнияте үзәгендә ачык ишекләр көне була. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Сәнгатькә гашыйк булган нәни дусларыбызның «Идел» халык бию ансамбленә, «Хыял тамчылары» балалар вокаль ансамбленә язылу мөмкинлеге булачак. ​Биючеләр өчен 18 сәгатьтә «Идел» халык бию ансамбле ачык дәрес үткәрә. Балаларга үзләре белән футболка, лосина, балетки, коврик, оекбаш алып килү сорала һәм чәчләре җыелган булырга тиеш. Шулай ук «Урама» халык фольклор ансамбле һәм Барый Тарханов исемендәге татар халык театры коллективы үзенә яңа талантларны көтеп кала», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100