Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновскида Татар мәдәнияте үзәгендә “Калфак” тегү-чигү буенча осталык дәресе узды
Татар мәдәнияте үзәгендә осталык дәресләре уздыру традициягә кереп бара.
(Казан, 6 март, “Татар-информ”). 8 март – Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Ульяновскида Татар мәдәнияте үзәгендә татар халкының милли баш киеме – “Калфак” тегү-чигү буенча осталык дәресе узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Татар мәдәнияте үзәгендә осталык дәресләре уздыру традициягә кереп бара. Чараның максаты – заманча шартларда милли колоритны саклау.
Этник стиль белән кызыксынучылар елдан-ел арта гына бара. Бүгенге заман хатын-кызлары үзенчәлекле һәм кабатланмас стильдә киенүне отышлырак күрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз