news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида «Татар кызы» бәйгесе финалы була

28 апрельдә 14 сәгатьтә Татар мәдәният үзәгендә (Ульяновск шәһәре, Нариманов проспекты, 25) быелгы язның иң гүзәл, иң көтелгән бәйгесе – «Татар кызы-2024» өлкә матурлык һәм сәләт конкурсының финалы була, дип хәбәр итте «Өмет» газетасы.

«Мәртәбәле бәйге төбәгебезнең иң зәвыклы кызларын бер мәйданга җыйды. Катнашучылар финалга кадәр 8 этапта көч сынашалар, ә 28 апрель көнне «Татар кызы-2024» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булачак! Әлеге чараның тагын бер истә калачак мизгеле – ул Казан кунагы, популяр эстрада артисты чыгышы! Кем икәне – сер булсын. Килегез – күрегез! Үзегезгә ошаган кыз өчен җан атыгыз! Шәп булачак!» диелә бу хәбәрдә.

Керү түләүсез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100