news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида «Татар кызы-2025» гүзәллек конкурсына старт бирелде

Ульяновскида «Татар кызы-2025» гүзәллек конкурсына старт бирелде
Фото: «Өмет» газетасының телеграм-каналы

Ульяновскида өлкә күләмендә узучы «Татар кызы-2025» гүзәллек конкурсына старт бирелде. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Әлеге бәйге өлкә татар милли мәдәни автономиясе канаты астына эшләп килүче «Сембер мирасы» татар яшьләре оешмасы әгъзалары тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла.

Катнашучылар үзләрен бар яктан да сынап карарга әзер. Иң мөһиме, ана телен белү, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot