news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелачак

Васил Шәйхразиев 28 февраль көнне Ульяновск шәһәренә эшлекле сәфәр белән барачак.

Ульяновскида татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелачак
Рамиль Гали

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 28 февраль көнне Ульяновск шәһәренә эшлекле сәфәр белән барачак. Ул Идел буе федераль округы төбәкләрендә эшләп килүче татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырачак.  Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәфәр кысаларында Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Иванович Морозов катнашыр дип көтелә.

Болардан тыш, Милли шура рәисе “Татарстан- яңа гасыр” ААҖнең Ульяновск филиалы, “Өмет” өлкә татар газетасы редакциясе, өлкә татар милли-мәдәният мохтиарияте, Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния мөфтияте эшчәнлеге белән дә танышачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot