Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида татар фильмнары күрсәтеләчәк
Фестиваль кысаларында татар режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» комедиясе премьерасы булачак.
(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә төбәк халыкларының милли кинематографияләре фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль Россия киносы көне алдыннан 25-27 августта узачак. Кинозалларда һәм кинотеатрларда Чувашстан, Татарстан һәм Мордовия кинематографистлары фильмнары күрсәтелә һәм алар белән иҗади очрашулар узачак. Марафон җиде муниципалитетны, шул исәптән Ульяновскины да колачлаячак.
«Фестиваль географиясенә мордва, татар, чуваш, азәрбайҗан халыклары вәкилләре күпләп яши торган торак пунктлары керде», — диде Ульяновск өлкәсе сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова.
Фестиваль кысаларында татар режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» комедиясе премьерасы булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз