news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Тарханов фестивалендә «Бердәмлек» театры «Диде кардәш» спектаклен күрсәтте

Ульяновскида Тарханов фестивалендә «Бердәмлек» театры «Диде кардәш» спектаклен күрсәтте
https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлмиованың «Бердәмлек» талантларны берләштерә» дигән язмасы чыкты.

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә үзешчән театрларның Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале дәвам итә. Узган атнада Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йортының «Бердәмлек» халык театры драматург Ризван Хәмиднең «Диде кардәш» әсәре буенча куелган спектакльне тамашачы игътибарына тәкъдим итте.

«Бердәмлек» халык театры режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шәкүрова бары тик мактау сүзләренә лаек. Ул төбәкара фестивальдә күрсәтү өчен көн кадагына туры килерлек спектакльне сайлаган.

Әсәрнең төп герое Минзаһит Бөек Ватан сугышы елларында Украина җирләрен фашист илбасарларыннан азат иткәндә каты яралана һәм хәтерен югалта. Оксана исемле украин кызы аңа савыгып аякка басарга ярдәм итә. Аннары алар гаилә корып җибәрәләр. Николайга әйләнгән Минзаһит озак еллар үткәннән соң хатыны белән туган авылына кайтып төшә. Туган йортында аны беренче гаиләсе – хатыны һәм улы белән килене каршы ала. Сугышка кадәрге тормышын исенә төшерә алмаган Минзаһит туган нигезен, гаиләсен калдырып чит җирләргә кире китәргә мәҗбүр була.

Зал тутырып килгән тамашачы спектакльне җылы кабул итте: елап та алды, кирәк урында көлеп тә куйды.

Урта Исәнтимердә уңган, тырыш халык яшәвен күптәннән беләбез инде. Әлеге спектакльне карап, бу авыл халкының талантлы булуына да инандык. Драма әсәренең авторы ни әйтергә теләвен тамашачыга җиткерү өчен артистка, ай-һай, күп көч түгәргә, текстны ятларга, көн саен диярлек репитицияләргә йөрергә туры килә. Ә бит авыл кешесен йорт тулы мал-туары, тавык-чебеше, мең төрле эше көтеп тора. Барысына да өлгерү, чын мәгънәcендә, фидакарьлек ул.

Бу уңайдан Урта Исәнтимернең горурлыгы булган, үз эшләрен бөтен күңелләрен биреп башкаручы мәдәният йорты җитәкчеләре Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровларны телгә алып үтми мөмкин түгел. Авылдашлары аларны хөрмәт итә, шуңа күрә зал тутырып килеп спектакльләрен карый, ялындырып тормыйча гына сәхнәгә чыгалар.

«Диде кардәш» спектаклендә төп герой – Минзаһит – Николай ролен Ирек Миннибаев бик оста башкарды. Ул героеның хис-тойгыларын халыкка түкми-чәчми җиткерә алды. Эльмира Гайнетдинова, Фаил һәм Халидә Сирачевлар, Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровлар – барысы да үз рольләренә туры килеп торалар. Гөлнур Мөхәммәтова, Яхъя Мәҗитов, Рәмис Ханиев – «Бердәмлек»леләрнең ярдәмчеләре, төп таянычлары.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина «Бердәмлек» халык театры артистларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100