news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида тәрбиячеләр өчен татар халык уеннарына багышланган әдәби музыкаль чара узган

Ульяновск шәһәренең Засвияжье районында урнашкан 242 нче балар бакчасында татар халык уеннарына багышланган әдәби музыкаль чара узган. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Бәйрәмгә шәһәрнең төрле районнарыннан 30 дан артык тәрбияче җыелган. Бәйрәм барышында тәрбияче Гөлфия Бдиева балалар үсешендә халык уеннарының әһәмияте роль уйнавы турында сөйләгән.

Балалар тәрбияче апалары белән бергә кунакларга татар халык уеннарын уйнап күрсәткән, җыр һәм биюләр башкарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100