news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида танылган спорт журналисты Фәрит Миннебаев вафат булган

7 декабрьгә каршы төндә Ульяновскиның танылган спорт журналисты Фәрит Миннебаев вафат булган. Аңа 65 яшь иде. Бу турыда өлкәнең «Өмет» газетасы телеграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Ульяновскиның танылган спорт журналисты Фәрит Миннебаев безнең арабыздан китте, дип хәбәр итә физкультура һәм спорт министры Рамил Егоров. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз», диелә бу хәбәрдә.

Фәрит Миннебаев ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры, физик культура буенча инструктор. Ун ел эчендә 7 кешедән спорт мастерына кандидат ясый, беренче разрядлы 11 спортчы, Россия җыелмасына 4 әгъза әзерли.

news_right_1
news_right_2
news_bot