Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ульяновскида «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» китабы чыгачак
Мәшһүр шәхесләр, татарлар тормышы, татар авылларына багышланган энциклопедиянең икенче басмасы Ульяновскида Китап елы уңаеннан нәшер ителә.
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Быел Ульяновск өлкәсендә «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» китабының икенче басмасын чыгарырга ниятлиләр.
2017 елда Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясе басылган иде. Хәзер бу китапның икенче томын әзерли башлаганнар.
«Быел Губернатор карары нигезендә Ульяновск өлкәсендә Китап елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүгенге көндә без бу китапның икенче басмасын әзерлибез. Беренче китап чыккач, укучылар да мөрәҗәгать итте. Алар беренче басмага кермәгән мәгълүмат белән уртаклашты», — дип сөйләде Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Энциклопедия 1 мең данә тираж белән чыгар дип көтелә.
Галерея: Рәмис һәм Рамилә Сафиннар белән Ульяновск татарлары турында әңгәмәдән фоторепортаж
2017 елда басылган «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясен 30 кешедән торган иҗат һәм техник хезмәткәрләр коллективы әзерләгән иде. Китапта данлыклы кешеләргә бәйле мәгълүматлар белән беррәттән, татар авыллары, мәчетләр, бөтен дөнья татарлары тарихы турында язмалар урын алды. Ул вакытта да китап 1 мең данә тиражда дөнья күрде. Аны Ульяновск өлкәсендәге авыл мәктәпләренә һәм китапханәләргә тапшырганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз