Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида «Сембер китабы-2025» өлкә күргәзмә-конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды
Ульяновскиның Ленин исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә «Сембер китабы-2025» дип аталган XXIII өлкә күргәзмә-конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап нәшер ителгән «Сембер язлары» шигырьләр һәм проза әсәрләре җыентыгы күргәзмә-бәйгенең «Милли-мәдәни мирасны саклаган өчен» номинациясендә җиңүче дип танылды. Өлкәнең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры Евгения Сидорова өлкә татар автономиясе рәисе Рәмис Сафинга тантаналы рәвештә лауреат дипломы белән истәлекле медаль тапшырды.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсен «Басманың оригиналь концепциясе өчен» номинациясендәге «Книжный Блиц» дип аталган китап өчен бүләкләделәр.
Ульяновск өлкәсенең С.Т.Аксаков исемендәге балалар һәм үсмерләр китапханәсе Сергей Аксаковның «Голубь – Күгәрсен – Гулька – Күгәрчен – Кӑвакарчӑн» китабы өчен «Мәдәниятләр диалогына сизелерлек өлеш кертүче иң яхшы балалар басмасы» номинациясендә бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз