news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида Сара Садыйковага багышланган кичә узды

Ульяновскида Сара Садыйковага багышланган кичә узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Ульяновск татар мәдәният үзәге татар халкының күренекле сәнгать әһелләре истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлтелгән «Сагыналар сине якын дуслар…» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект кысаларында ел дәвамында татар халкының танылган җырчылары һәм сәнгать осталарына багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, искә алу чаралары, күргәзмәләр һәм очрашулар үткәрелә.

Әлеге чараларның геройлары арасында Татарстанның халык артистлары Хәдичә Фәрхи, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Зифа Басыйрова, Флера Сәйдәшманова һәм Габдулла Рәхимкулов та бар.

Проектның чираттагы кичәсе халкыбызның бөек композиторы, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйковага багышланды.

Сара Садыйкованың иҗатына, тормыш юлына һәм татар музыка сәнгатенә керткән бәяләп бетергесез өлешенә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә аның якташлары катнашты. Очрашу җылы, ихлас хатирәләргә һәм моңлы җырларга бай булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot