Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида «Сәгыйров укулары» үтте
Ульяновскиның 17 нче милли китапханәсендә укучыларның төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Инде традициягә әйләнгән әлеге чарада «Сәгыйров укулары»нда һәм Ульяновск-Сембер төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле сөйләү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ульяновск өлкәсенең төрле почмакларыннан килгән әдәбият сөюче укучыларга өлкәнең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырды. Татарстан Язучылар берлегенең төбәк бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов әдәби конкурсларда катнашучы балаларга, ана теле укытучыларына һәм әлеге чараларны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз