news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида Сабантуй алдыннан ат чабышлары башланды

Төп бүләк - 1,2 миллион сумны Ульяновск өлкәсе Губернаторы тапшырачак. Сабантуйның төп бүләге - 1 миллион сум. Гомуми приз фонды - 5 миллион.

Ульяновскида Сабантуй алдыннан ат чабышлары башланды
Зилә Мөбәрәкшина

Ульяновск шәһәре Бөтенроссия Сабантуй кысаларында ипподромда ат чабышлары башланды.

«Барлыгы 2200 метр, 1600 метр дистанциягә җиде тапкыр узышу оештырыла. Орлов токымлы юртак атлар өчен аерым ярыш булачак. Ярышларда Россиянең 13 төбәгеннән җайдаклар катнаша. Казан һәм Ульяновск шәһәре бүләкләре уйнатылачак», - диде Ульяновск ипподромы директоры Наталья Канакова.

Төп бүләк - 1,2 миллион сумны Ульяновск өлкәсе Губернаторы тапшырачак. Сабантуйның төп бүләге - 1 миллион сум. Гомуми приз фонды - 5 миллион.

Чабышкы атларның Омск, Тамбов, Липецк, Татарстан, Мәскәү, Самара, Саратов һ.б. төбәкләрдән килгән. Һәр узышта унышар ат катнаша.

Ипподром директоры әйтүенчә, хуҗалары барлык атларны да катнаштырырга теләгән, әмма күрсәткечләре яхшы булган атларны гына сайлап алганнар. «Ике атна элек языла башлаганнар иде. Бик җитди сайлап алу туры булды, йөздән артык ат язылды, шуларның 70е генә катнаша. Хәзерге вакытта ипподромда иң яхшы токымлы атлар гына чаба», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100