Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида Рәшит Шабакаевның «Шәҗәрәдә гаиләм тарихы» китабы чыкты
Ульяновск өлкәсенең Павловка районы Евлейка авылында туып үскән, гомеренең соңгы елларында Ульяновск шәһәрендә яшәп иҗат иткән мәрхүм Рәшит Шабакаевның яңа китабы дөнья күрде. Бу турыда «Өмет» газетасы телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Рәшит абый үзе исән чагында әзерләгән җыентыкны балалары әтиләре үлгәннән соң, аның истәлеге итеп нәшер иттеләр. Бу аның бишенче китабы. «Шәҗәрәдә гаиләм тарихы» дип аталучы әлеге җыентыкка авторның туган авылы тарихына кагылышлы риваятьләр һәм нәсел шәҗәрәсе кертелгән. Җыентык «Өмет» редакциясе базасында әзерләнде», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз