news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида Рамил Абитовка мактаулы исем бирелде

Ульяновск шәһәр Думасы карары нигезендә, «АРПИ» юридик бюросы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең башкарма директоры, татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитовка «Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины» дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исем бирелде, дип яза Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы.

Рамил Абитовның күпьеллык намуслы хезмәте, Ульяновск шәһәре үсешенә зур өлеш кертүе, халыклар арасында дуслыкны ныгыту, татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калып үстерү буенча иҗтимагый эшчәнлеге һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә сизелерлек өлеш кертүе шәһәр җитәкчелеге тарафыннан шулай югары бәяләнде.

Ульяновск шәһәренең 377 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында Ульяновск шәһәре башлыгы Александр Болдакин белән Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин тантаналы рәвештә Рамил Абитовка «Ульяновск шәһәренең Почетлы гражданины» таныклыгын тапшырдылар, диелә хәбәрдә.

Фото: © Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы

news_right_1
news_right_2
news_bot