Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ульяновскида «Әпипә» татар халык биюләре бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Гран-при иясе - Сенгилей районыннан Әнисә Замдеева өлкәдә татар биюләрен иң оста башкаручы итеп танылды.
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татар мәдәният үзәгендә «Әпипә» дип исемләнгән өлкә конкурсы гөрләп үтте. Бәйгедә утыздан артык бию коллективы hәм аерым биючеләр катнашты.Мәртәбәле конкурста катнашучыларның географиясе дә шактый киң иде. Бу турыда «Өмет» газеасы хәбәр итә.
Мәдәният үзәге сәхнәсе өч сәгать дәвамында татар халык биюләреннән бер генә минутка да тынып тормады. Конкурсантлар дәртле биюләре аша мәдәниятебезнең гаҗәеп дәрәҗәдә бай булуын тагын бер кат исбатлады.
«Быел конкурста үзләрен сынап карарга теләүчеләр аеруча күп булды. Узган бәйгеләр белән чагыштырганда, биючеләрнең күпкә шомарулары сизелә. Сәхнә түренә күтәрелгән сәләтле балаларның матур, яңа милли киемнәрдән булуларына бик тә сөендек», — диде Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, әлеге бәйгене оештыручы Рамилә Сафина.
Җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнә түрендә урын алды. Гран-при иясе — Сенгилей районыннан Әнисә Замдеева өлкәдә татар биюләрен иң оста башкаручы итеп танылды. Ә Чардаклы районыннан Динара Хузеева белән Диана Ахметова дуэтына, Сенгилей районыннан «Салават күпере» бию төркеменә hәм Барыш районыннан «Променад» ансамбленe дәрәҗәле беренче урын бирелде.
Икенче урынны Ишеевка бистәсеннән «Самира» бию төркеме, Татар мәдәният үзәгенең «Идел» халык җыр hәм бию ансамбле, Ульяновск шәhәренең 21нче санлы мәктәбе укучысы Полина Антонова үзара бүлеште.
Жюри өченче урынга ия булучыларны да игълан итте. Алар — Иске Кулаткы районыннан «Грация» ансамбле, Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан «Йолдызлар» төркеме, Ульяновск районыннан «Симбирцитлар» ансамбле hәм Мәләкәс районы Мөси авылыннан Гөлназ Сәхабетдинова.
Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина hәм жюри әгъзалары җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз