news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскида «Пар канатлар» өлкә гаилә фестивалендә сигез гаилә көч сынашты

Ульяновскида «Пар канатлар» өлкә гаилә фестивалендә сигез гаилә көч сынашты
Фото: «Өмет» газетасы телеграм-каналы

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге төрле проектлар булдырып, милләттәшләребез хозурына тәкъдим итә. Шушы көннәрдә мәдәни үзәк коллективы тырышлыгы белән әзерләнгән «Пар канатлар» өлкә гаилә фестивале узды. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Бәйрәмнең кунаклары - сигез үрнәк татар гаиләсе. Фестивальдә катнашучы гаиләләрнең үзенчәлеге шунда - күбесе мәктәптә бер сыйныфта укыгын яшьтәшләр.

Фото: © «Өмет» газетасы телеграм-каналы

Фестивальдә катнашучы һәр гаиләнең үзенә хас гореф гадәтләре, йолалары бар, алар җыр-моңга, нәфис сүзгә, аш-суга осталар. Алар акчаны да төгәл һәм тиз саныйлар, димәк, бәрәкәтле гаиләләр. Конкурсантларны өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.

Оештыручылар белән жюри әгъзалары бәйгедә катнашучыларны төрле номинацияләрдә җиңүче итеп билгеләделәр һәм кубоклар, кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Менә алар: Чынлы районы Карабаевка авылыннан Илдар белән Сания Салаховлар «Актив гаилә», Чардаклы районы Үрән авылыннан Рәис белән Гөлкәй Забихулловлар «Игътибарлы гаилә», Ульяновск шәһәреннән Рафаэль белән Әдилә Салиховлар «Зыялы гаилә», Чардаклы районы Яңа Кызылсу авылыннан Илнар белән Гөлшат Шакировлар «Иҗади гаилә», Чардаклы районы Үрән авылыннан Радик белән Фәридә Сафиулловлар - «Максатчан гаилә», Ульяновск районы Бирючевка авылыннан Хасиятулла белән Фәридә Молотковлар «Гаилә мирасы», Чардаклы районы Октябрьский бистәсеннән Марат белән Лилия Замальдиновлар «Заманча гаилә» һәм Чувашиянең Урмай авылыннан Рафаким белән Рафия Каримуллинңар «Кунакчыл гаилә» номинацияләрендә җиңү яуладылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot